Логотип
Хәбәрләр

Чемезов Россиядә эчә торган суның сыйфаты хакында сөйләде

Россиядә сатыла торган суның 25 процентыннан артыгы ялган. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Ростех генераль директоры Сергей Чемезов белдерде. Ул суны маркировкаларга к...

Россиядә сатыла торган суның 25 процентыннан артыгы ялган. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Ростех генераль директоры Сергей Чемезов белдерде. Ул суны маркировкаларга кирәклеген дә әйтте. Бу хакта ТАСС яза.

“Ничек кенә сәер булмасын, иң күп очрый торган ялган продукция – ул су. Без сатып ала торган, эчә торган су. Фальсификат күләме Россиядә уртача 25-30 процентны тәшкил итә. Ә кайбер төбәкләрдә 80 процент та була. Бу продукцияне кичекмәстән маркировкалый башларга кирәк”, - диде ул.

Алдарак Роспотребнадзор Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Россиядә шифалы суны маркировкалау тәкъдимен җибәргән иде. Бу илдә контрафакт продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен булдырмас өчен эшләнә. Хәзерге вакытта Россиядә берничә тармакта товарларны маркировкалау тәҗрибәсе бара.

2019 елда 10 товар төркеме мәҗбүри маркировкаланырга тиеш. Бу исемлеккә тәмәке, ислемай, аяк киеме, шиннар һәм пневматик покрышкалар, фотокамера һәм ут лампалары, шулай ук җиңел сәнәгать эшләнмәләренең биш төркеме керә. 

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк