Логотип
Хәбәрләр

Чемпионатка килүче туристлар Татарстан белән махсус күзлекләр аша танышачак - С.Иванов

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанга футбол буенча дөнья чемпионатына килүчеләр Татарстан турында махсус күзлек ярдәмендә мәгълүмат алачак. Татарстан Республикасының Туристлык...

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанга футбол буенча дөнья чемпионатына килүчеләр Татарстан турында махсус күзлек ярдәмендә мәгълүмат алачак. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Сергей Иванов Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта шулай дип белдерде.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казанга килүче кунаклар саны 200 меңнән дә ким булмас, дип фаразлана. Махсус чемпионатка дип барлыгы 10 мең данә виртуаль чынбарлык күзлекләре хәстәрләп куелган. Аларга телефоннарны якынайтып, махсус сылтама аша кереп, туристлар Татарстанда Казан, Болгар һәм башка матур истәлекле урыннар турында роликлар карый алачак. “Алар үзләре генә карап калмаслар, дусларына да күрсәтеп, алары да Татарстанга килергә ашкыныр”, - дигән ышанычын белдерде Сергей Иванов. Әлеге күзлекләр туристларга бүләк итеп өләшенәчәк, тик бер шарт белән: турист иң элек Татарстан турында бөтен мәгълүматны тыңлап, сылтама аша кереп, роликны карап чыгарга тиеш була. Төп максат – туристта Татарстанга карата мәхәббәт уяту.

“Туристларга уңайлы булсын өчен, инфраструктураны яхшырту юнәлешендә эшләдек. Төп музейларда экспонатлар астында инглиз телендә табличкалар куйдык. Акчасыз түләү терминалларын тикшереп чыктык. Кешеләрнең карта белән түләү мөмкинлеге булырга тиеш. Рус, татар, инглиз телендә мәгълүмат белән шәһәр навигациясе яңартыла. Туристларга ориентлашу җиңел булсын өчен, җанатарлар фестивале, җанатарлар паспорты алу һәм башка урыннарга юл күрсәткечләр куелачак”, - дип белдерде Сергей Иванов.

Комитет рәисе экскурсоводлар белән тыгыз эш алып барылуын билгеләп узды. Бүген 595 аккредитацияләнгән экскурсовод теркәлгән, аларның 434е “Татарстан Республикасы экскурсоводлары гильдиясе” ассоциациясе әгъзалары санала. Рус һәм татар теленнән тыш, инглиз, немец, француз, кытай, фарсы, испан, Итальян, корея, төрек, гарәп телләрендә дә экскурсияләр үткәрелергә мөмкин. Сергей Иванов соңгы 3 елда чит телләрдә экскурсияләр алып бара алырлык 150 белгеч әзерләнгәнен әйтте.

Чемпионатка дип сувенирлар линейкасы киңәйтелгән. Кием дә, телефоннар өчен чехоллар, зонтиклар, рюкзаклар да бар, “Казан-Арена” стадионы һәм Казан чашасы рәвешендә ясалган 250 мл аракы салынган сувенирлар әзерләнгән.

Иванов туризм проектларына күпме акча сарыф ителәчәген төгәл әйтеп бирә алмады, бу чыгымнарны төрле структуралар күтәрүе белән бәйле. Аның әйтүенчә, чемпионатның икътисади нәтиҗәлелеге 20 млрд сум тирәсе тәшкил итәргә тиеш. Футбол буенча мундиаль Татарстан икътисады өчен Универсиадага караганда да куәтлерәк булуын билгеләп узды. “Чемпионат – зур PR да. Аны бөтен дөнья халкының яртысы карый. Казан, Татарстанны бик күпләр күрәчәк, танып беләчәк”, - диде Иванов.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк