Логотип
Хәбәрләр

Чиләбе өлкәсендә "Мулла" фильмын тәкъдим иттеләр

Фильм Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында күрсәтелде. Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли...

Фильм Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында күрсәтелде.

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, Т.Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән “Мулла” (реж. Р.Фәзлиев, А.Галиаскәров) фильмы тәкъдим ителде. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Нәфис фильмда баш рольләрне Рамил Фәзлыев, Гүзәл Гафарова уйный, фильмның идея авторы - Марат Әхмәтшин.

Быел җиденче тапкыр үткәрелүче конференция “Россиянең тарихы һәм бүгенге тормышында исламның роле” темасына багышланган. Чараны оештыручылар фикеренчә, “Мулла” фильмы конференциянең максат һәм бурычларына җавап бирә: XXI гасырда исламны социальләштерү, төрле мәдәниятләрнең рухи һәм идеологик мәсьәләләре алгы планга куела.

  • Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе күренекле мөселман мәгърифәтчесе Зәйнулла Рәсулев (1833-1917) истәлегенә багышлап үткәрелә.
  • Фото: pixabay.com
  • Татар-Информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк