Логотип
Хәбәрләр

Чиләбедә "Нәни энҗеләр" бәйгесе җиңүчесе Халыкара балаларны яклау көнне ачыкланачак

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Чиләбедә "Татар кызы. Нәни энҗеләр-2018" бәйгесе җиңүчесен Халыкара балаларны яклау көнне ачыклаячаклар. Бу хакта өлкә Татар конгрессы хәбәр итә.  Конкурсның финал өл...

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Чиләбедә "Татар кызы. Нәни энҗеләр-2018" бәйгесе җиңүчесен Халыкара балаларны яклау көнне ачыклаячаклар. Бу хакта өлкә Татар конгрессы хәбәр итә. 

Конкурсның финал өлешендә чыгыш ясау өчен мәртәбәле кунак буларак Сәйдә Мөхәммәтҗанова чакырылган. 

"Татар кызы. Нәни энҗеләр" бәйгесе  татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуны, татар милләтенең тарихын, ана телен, рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнү, яшь буынга тапшыруны максат итеп куя. Шулай ук, яшь буында гаилә кыйммәтләренә уңай мөнсәбәт тәрбияләү, балаларның сәләтләрен үстерү дә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр"нең төп бурычларының берсе. 

Конкурс нигезләмәсе буенча, бәйгедә  7-9 яшьлек кызлар катнашырга хокуклы. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк