Логотип
Хәбәрләр

Чираттагы әдәби марафон проекты башланып китте

Әдәби марафон 21 көн дәвамында барачак. 16 июльдә чираттагы әдәби марафон проекты башланып китте. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проектның авторы, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директ...

Әдәби марафон 21 көн дәвамында барачак.

16 июльдә чираттагы әдәби марафон проекты башланып китте. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проектның авторы, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин хәбәр итте.

  • Әдәби марафон - "ВКонтакте" һәм "Инстаграм" социаль челтәрләрендә бара торган онлайн-марафон. Катнашучылар #әдәбимарафон хэштегы белән әдәби әсәрдән өзекләрне социаль челтәрләргә урнаштырып бара. Җиңүчеләр куелган язмалар белән уртаклашучылар һәм лайклар саны буенча билгеләнде. Проект Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә. 21 көн дәвамында Вконтакте һәм Инстаграм челтәрендә узачак.

Бу юлы марафон яшь укучылар өчен оештырыла. Монда Татарстанлылар гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән укучы балалар катнаша ала.

“Әлеге конкурс балаларга татар әдәбиятына карата кызыксыну, мәхәббәт уяту, мәдәни яктан үстерү өчен үткәрелә. Һәм, гомумән яхшы гадәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Марафон барышында алар үзләренә яңа дуслар таба алачак”, – дип сөйләде Раил Гатауллин.

Проектта катнашучылар укыган китапларыннан өзекләрне, үзләренең фикерләрен Вконтакте һәм Инстаграмда, #әдәбимарафон һәм #татаркитапнәшрияты дигән хэштеглар куеп, дусларына тәкъдим итә ала. 

Әдәби марафон проекты нәтиҗәләре укучыларның язмалары башкаларга кызыклы булуын, үз артыннан ничә кешене китап укырга ияртүен, хэштегларның дөрес кулланышын исәпкә алып ясалачак.

Җиңүчеләр августта узачак финал тантанасында күренекле балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән күрешәчәк.

Автор: Назлыгөл Мәсәлимова

Татар-Информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк