Логотип
Хәбәрләр

Чит ил яшьләре Россия вузларын елдан-ел күбрәк сайлый

2018 елның июль аенда гына да чит ил белемен раслатуга гаризалар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 17% ка арткан һәм 3 меңне узып киткән. (Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Чит ил абитури...

2018 елның июль аенда гына да чит ил белемен раслатуга гаризалар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 17% ка арткан һәм 3 меңне узып киткән.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Чит ил абитуриентларыннан, киләчәктә Россия вузларында белем алу өчен, чит ил белемен раслауны сорап язган гаризалар саны елдан-ел арта бара. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә сылтама белән Татарстан Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Чит ил яшьләре арасында, киләчәктә Россия вузларында укырга теләк белдереп, чит ил белемен раслауны сорап язган гаризалар елдан-ел арта бара. Аерым алганда, 2018 елның июль аенда гына да гаризалар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 17% ка арткан һәм 3 меңне узып киткән.

  • Россия вузларында укырга яки Россиядә эшләргә теләк белдерүче һәркем башта чит ил белемен яки квалификациясен раслатырга тиеш.

"Чит ил белемен раслауны сорап, югары белемне үзара тану турында килешү төзелмәгән дәүләтләрдән мөрәҗәгать итәләр. Ә мондый килешүләр төзелгән ил вәкилләре турыдан-туры югары уку йортларының кабул итү комиссияләренә мөрәҗәгать итә. Белгечләр аларга килешү нигезендә рөхсәт ителгән дипломны алу буенча аңлату эшләре үткәрә", ди Баш эксперт үзәге директоры Вера Скоробогатова.

Раслауны сорап гаризалар нигездә Үзбәкстан, Иран, Мисыр, Ирак, Марокко, Согуд Гәрабстаны, Тунис кебек илләрдән килә.

Фото: mon.tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк