Логотип
Хәбәрләр

Чит илдә авариядән соң комада яткан ана баласын да танымый

8 май көнне Динара һәм Шамил Нуриевлар гаиләсе ишеген кайгы җиле кага. Грузиядә ял иткәндә куркыныч һәлакәткә юлыгалар. Бүген 33 яшьлек Динара авыр хәлдә Грузиянең Тбилиси шәһәре хастаханәсендә дәвала...

8 май көнне Динара һәм Шамил Нуриевлар гаиләсе ишеген кайгы җиле кага. Грузиядә ял иткәндә куркыныч һәлакәткә юлыгалар. Бүген 33 яшьлек Динара авыр хәлдә Грузиянең Тбилиси шәһәре хастаханәсендә дәвалана. Ире Шамил һәм 1 яшь тә 11 айлык улы Әскәрнең хәле, бәхеткә, яхшы. Алар әллә ни куркыныч зыян күрми. Бу фаҗиганең ничегрәк килеп чыкканын белү өчен, без Динараның Уфада яшәүче бертуган апасы Гөлназ Сәяхова белән сөйләштек.

Нурыевлар 2 май көнне Уфадан Грузиягә сәяхәткә юл тота. Биредә берничә көн ял иткәч, арендага машина алып, башка шәһәргә барып кайтырга уйлыйлар. Рульгә гаилә башлыгы Шамил үзе утыра. Тик юлда аларны һәлакәт сагалап торган була.

– Шамил сүзләренә караганда, ул көнне яңгыр яуган булган. Тау җирлегендә юеш юлдан барганда, борылышта Шамил идарәне югалта һәм каршы якка чыгып, әйләнеп каплана. Бүтән корбаннар юк дип беләм. Башка машинага бәрелгәнме-юкмы – анысын әйтә алмыйм...

Авариядә Динараның баш мие сөяге сынган, баш миенә кан сауган, шулай ук үпкәсенә зыян килгән. Гөлназ сеңлесенең 8 майдан бирле Кутаиси шәһәре хастаханәсендә ятканын, 27 майда Тбилиси шәһәренә күчергәннәрен әйтте. Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы авыр хәлдә дип бәяләнә.  Тик бу җәрәхәтләргә сепсис та өстәлгән. Каны агулану нәтиҗәсендә, тән температурасы югары булып саклана. Дәвамын укыгыз...

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк