Логотип
Хәбәрләр

Чит илләрдәге Сабан туйларына татар артистларын кем сайлап җибәрә?

Җырчыларның инстаграмнарын карасаң, берсе бер чит илдә Сабан туенда җырлый, икенчесе - башка чит илдә җырлый... Шуннан сорау туа: чит илләрдәге сабан туйларына җырчыларны кем сайлап җибәрә икән? Ни өч...

Җырчыларның инстаграмнарын карасаң, берсе бер чит илдә Сабан туенда җырлый, икенчесе - башка чит илдә җырлый... Шуннан сорау туа: чит илләрдәге сабан туйларына җырчыларны кем сайлап җибәрә икән? Ни өчен кайберәүләр ерак чит илләрдән кайтып керми, ә кайбер җырчыларның чит илгә командировкага бер дә барганы юк?

“Чит төбәккә чыгып җырлаган өчен 300 сум түлиләр”

Җырчы Гөлназ Гафурова быел чит ил сабан туйларына чакыру алмаган. Аның каруы, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә чыгыш ясап кайткан - Пермь крае Лысьва шәһәрендә, Мари Эл республикасында үткән милли бәйрәмнәрдә һәм Самара өлкәсе Камышлы районында узган Россиякүләм авыл Сабан туенда булган.

Гөлназдан чит төбәкләр, чит илләргә барып чыгыш ясау системасы турында сорадык. "Гөлназ, аңлатыгыз әле: сез шул төбәктән чакыру аласызмы, әллә сезне Татарстаннан ничектер сайлап җибәрәләрме?” 

- Мин Казан шәһәре филармониясендә эшлим. Безне шуннан җибәрәләр. Инде шактый еллар шулай эшлим, Аллага шөкер. Чит төбәкләр яраткан артистларын Бөтендөнья татар конгрессы яки Татарстан мәдәният министрлыгы аша чакыра, - дип сөйләде Гөлназ.

Сүз уңаеннан җырчыдан Сабан туйларындагы хезмәт хаклары турында да сорадык.

- Мин Казан шәһәр филармониясендә эшләгәч, командировка акчасы – 300 сум (бу мизгелдә бер минутлык тынлык урнашты, шуннан соң Гөлназ рәхәтләнеп көлеп җибәрде). Мин аңладым, сез бәяләрне белмәкче буласыз, - диде Гөлназ шактый гына көлгәннән соң. – Калган артистлардан сорарсыз. Без бюджет оешмасы булгач, хезмәт хакына эшлибез. Безгә хезмәт хакы түлиләр, - дип сөйләде Гөлназ Гафурова.

Тулырак интертатта

Фото: gulnazgafur

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк