Логотип
Хәбәрләр

«Чёрная любовь»тагы Кемаль әти булырга җыена

Төркия киносының иң матур пары Фахрие Эвджен һәм Бурак Озчивит бәби көтәләр дигән хәбәр таралды. Бу хакта 1news.az порталы хәбәр итә. Әйтүләренчә, Фахрие йөклелекнең икенче аенда, ләкин алар үзләре бу...

Төркия киносының иң матур пары Фахрие Эвджен һәм Бурак Озчивит бәби көтәләр дигән хәбәр таралды. Бу хакта 1news.az порталы хәбәр итә. Әйтүләренчә, Фахрие йөклелекнең икенче аенда, ләкин алар үзләре бу яңалыкны берничек тә комментировать итмиләр.

Төркиядәге массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Эвджен яңа проектларда төшүдән баш тарткан, инде шул вакытта ук моны йөклелек белән бәйләгәннәр.

Эвджен хәзерге вакытта журналистлар белән очрашмый һәм инде озак вакытлар публикада күренми. Аны күз тиюдән курка дип саныйлар.  Үзенең интервьюларында ул үзенең бик тә әни буласы килүе хакында әйткән иде.

Алар үзләренең бәби көтүләре турында баланың җенесе билгеле булгач кына хәбәр итәргә җыеналар икән. Хәзерге вакытта Буракның хатыны йөклелек турында китаплар уку белән мәшгуль.

Әйтүләренә караганда Эвджен иренә парфюм кулланмаска кушкан, чөнки ул токсикоз аркасында исләргә артык сизгер икән. Шулай ук алар ашауны да рестораннардан алдырмый башлаганнар, бары тик үзләренең виллаларында әзерләнгән ризыклар белән генә тукланалар .

Автор: Гөлсинә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк