Логотип
Хәбәрләр

«Чучкага әйләнеп киләм...»

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировка ни булган?

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировка ни булган?

Мәгълүм булуынча, җырчы, юмор остасы Данир Сабиров «Инстаграмда» сәхифәсен алып бара. Анда ул кайбер кибетләргә реклама да ясый, кызлары белән бергә биюләр урнаштыра, шәхси тормышы турында да сөйли.

Күптән түгел ул янә симерүе һәм спорт белән ныклап шөгыльләнә башлавы турында белдерде.

«Чучкага әйләнеп киләм, симердем. Үземне кулга алырга кирәк. Бүгеннән актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлыйм», дип сөйләгән ул Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Моңа кадәр дә Данир тик тормады инде. Көн дә диярлек ул кызлары һәм эте «Кемаль» белән велосипедта йөреп кайта. Әмма хәзер ул спорт залына йөрү башлавын әйтте. Тиздән гастрольләр дә башлана бит.

Фото: @danir_sabirov87

Автор: Ример Насретдинов

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк