Логотип
Хәбәрләр

Чувашстан башлыгы: Татарлар яшәүче җирләрдә яхшы энергия алам

Михаил Игнатьев Чувашстанның татарлар яшәүче җирләрендә булганда яхшы энергия ала. Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев федераль Сабан туе ачылышында шулай дип әйтте. Михаил Игнатьев Сабан туеның уңай э...

Михаил Игнатьев Чувашстанның татарлар яшәүче җирләрендә булганда яхшы энергия ала. Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев федераль Сабан туе ачылышында шулай дип әйтте.

Михаил Игнатьев Сабан туеның уңай эмоцияләр, якты йөзләр, матурлык, күңелле мохит бүләк итүен әйтте. "Бу Сабан туе Россия Федерациясе тарихына алтын хәрефләр белән язылачак", - диде ул.

"Без татарлардан да өйрәнәбез", - дип Игнатьев Чувашстан эшмәкәрләренең Татарстанда тәҗрибә туплауларына ишарәләде. "Татарстанда эшләргә уңайлы түгел дип берәү дә әйткәне булмады", - диде ул.

"Чувашстанның татарлар яшәүче җирләрендә булганда мин гел яхшы энергия алам. Ата-аналар балаларын кулланучы гына түгел, тудыручы итеп тәрбияли. Алар балаларын рухи кыймәтләрне, гаилә кыйммәтләрен аңлый торган итеп үстерә", -  диде Михаил Игнатьев.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда федераль Сабан туенда катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады. "Ут күршеләр белән уртак фикерләргә килеп эшлибез", - диде ул.

Фото: Гөлнар Гарифуллина

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Татар-Информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк