Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре мәктәпләр карары буенча үткәрелә

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 11 нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре чит тел буенча имтихан белән 2018 елның 20 мартында башлана. Бу хакта Рособрнадзорның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бөтенроссия тикшерү эшләре 2018 елның язында 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары өчен Россиянең барлык мәктәпләрендә, ә 6 нчы һәм 11 нче сыйныфларда мәктәпләр карары буенча үткәрелә.
«Беренчеләрдән булып Бөтенроссия тикшерү эшләрен алты фән буенча чыгарылыш сыйныф укучылары язачак. 20 мартта 11 нче сыйныф укучылары – чит телләр (инглиз, немец һәм француз), 3 апрельдә – география, 5 апрельдә – химия, 10 апрельдә – физика, 12 апрельдә биология буенча әлеге процедураны үтәчәк», – дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
4 нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен рус теле ачып җибәрә: беренче өлешне укучылар – 17 апрельдә, икенчесен 19 апрельдә язачак. Математика буенча ул 4 нче сыйныфларда – 24 апрельдә, әйләнә-тирә дөнья фәне буенча 26 апрельдә уза. 5 нче сыйныф укучылары 17 апрелдә – рус теле, 19 апрельдә – математика, 24 апрельдә – тарих, 26 апрельдә биология буенча тикшерү эше язачак.
2018 елның язында 6 нчы сыйныф укучылары өчен сынау режимында Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелә. Алар 18 апрельдә – математика, 20 апрельдә – биология, 25 апрельдә – рус теле, 27 апрельдә – география, 11 майда – җәмгыять белеме, 15 майда тарих буенча тикшерү эше яза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 февраль 2023 - 12:21
-
7 февраль 2023 - 11:59
-
6 февраль 2023 - 15:06
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте