Логотип
Хәбәрләр

"Әдәби суд" яшь шагыйрә иҗатын хөкем итеп, шигърияткә өлеш кертергә мөмкин дип тапты

(Казан, 21 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллинаның иҗатын бүген бер төркем шагыйрь һәм галимнәр анализлады. Иҗатчының "Йөз алтмыш ат шул әмергә туктаганда" исемле җыен...

(Казан, 21 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллинаның иҗатын бүген бер төркем шагыйрь һәм галимнәр анализлады. Иҗатчының "Йөз алтмыш ат шул әмергә туктаганда" исемле җыентыгы бүген "Әдәби суд"та каралды.

Судны “Идел” журналы, Татарстан Язучылары берлегенең тәнкыйть секциясе, КФУның мәдәниятара багланышлар институты, “Әллүки” иҗат берләшмәсе белән берлектә уздыра. Бүген аның 17нчесе булды. Судта "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Иң беренче булып гаепләүче – язучы, филолог Рифә Рахман чыгыш ясады.

“Ләйлә Хәбибуллина иҗатына хас җитешсезлекләр алар бөтенесе бүгенге яшь шагырьләргә дә хас. Яшьләребез еш кына тексттагы тема, рема бәйләнешләре, образларның мәгънәви эчтәлекләре, ритм-рифма чатаклыклары турында уйлап бетерми. Башларына килгән һәр образ шигырьгә керергә тиеш дип уйлый. Без шигырьдә хискә генә бирелеп, фикерне бөтенләй күз уңыннан чыгарсак һәм метафораларның нигезле булуын исәпкә алмасак, татар шигърияте таралып төшәчәк, үсүдән туктаячак. Ул интернеттагы теләсә кем язган шигырьләр дәрәҗәсендәге әсәрләр җыелмасына әверелеп калыр иде дигән фикердә мин. Кычкырып торган хаталарына килгәндә, кайбер әсәрләрендә образларның эчке мәгънәсе булмавын әйтер идем. Такташ кебек ул ирекле формаларда иҗат итә", - диде шагыйрә һәм берничә шигыренә җентекле анализ ясады.

Яклаучы ролендә – галим Әлфәт Закирҗанов Рифә Рахманны үзенә көндәш килүен сизгән дип бәяләде.

"Рифә ханым татар әдәбиятына да, үзенә дә көндәш килүен сизеп алган. Шуңа күрә ул яшь шагыйрә иҗатын теге яктан да тартып карый, бу яктан да чеметә. Дөрес, бу ике шагыйрәнең иҗатларында охшашлыклар бар. Әмма Рифә Рахман белән мәрхүм шагыйрә Лена Шагыйрьҗан кайгыру, назга сусау хисләрен дуамаллык белән бирә. Ә Ләйлә моны сабырлык белән кичә, шуның белән ота да", - диде.

Әлфәт Закирҗанов Ләйлә Хәбибуллинаны җитлеккән шагыйрә дип атады.
"Ләйләнең лирик герое романтик, нечкә күңелле. Аның иҗатында риторика, акыл сату, кемгәдер ярарга тырышу юк. Ул ихласлыгы белән ота. Ләйлә Хәбибуллина бүген эзләнү юлында. Дөрес, тема-мотивлар кабатлана, мәгънә ачыклыгында җитлекмәү дә очрый. Әмма яшь шагыйрә өр-яңа шигъри детальләр, метафоралар табып, язучыны сискәндереп җибәрә. Болар - татар шигъриятенә өметле яшь шагыйрә килүен раслый", - диде Әлфәт Закирҗанов.

Гаепләүче ягыннан шаһит – шагыйрә Луиза Янсуар Ләйлә Хәбибуллина иҗатын күптәннән күзәтеп килүен әйтте.

“Фигыль белән фигыльне яраштырып, рифма ясау русларда инде бөтенләй кулланылмый. Әмма татар шигърияте әле моннан арына алмый. “Ташлаган-башлаган, аерылып-каерылып” парлары Ләйлә иҗатында да очрый. Бу форманы даими кулланудан арынырга кирәк. Ләйлә Хәбибуллинаның иҗатын мин интим шигърият дип атар идем. Без дә әдәбиятка килгән елларда, “камералы язасыз” дип гаеплиләр иде. Ләйләнең дә киләчәктә тематик төрлелек белән баюын көтәм. Ләйлә лириканы матур үзләштергән, әмма урынсыз “шаккатризм”нар да бар. Мин сусаганда Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыйм. Алар гади. Урынсыз чагыштыру, метафоралар тел бәласенә китермәсен иде”, – диде шагыйрә.

Яклаучы ягыннан шаһит – шагыйрь Галимҗан Гыйльманов Ләйлә Хәбибуллинаны бүгенге көндә ниндидер зур, яңа, матур иҗат чорына әзерлек этабын кичерә дип бәяләде.

“Ләйлә шигърияткә әзерлек этабында. Шуңа күрә кимчелекләр дә, экспериментлар да, чак кына каушап калу да булырга мөмкин. Шулай да ул үзенең образлар системасын, поэтикасын булдырган. Минем уйлавымча, Ләйләнең иҗаты тора-бара традицион шигърияткә якынаер. Хәзер үк инде анда традицион шигырь калыплары бар. Гомумән, Ләйлә Хәбибуллинаның идеясе дә, поэтикасы да өметле. Мин бу шагыйрәне укып аңладым, үземә үрнәк, фәлсәфә, гыйбрәт алдым”, – диде.

Казый – күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла Ләйлә Хәбибуллина шигъриятенең тел үзенчәлекләренә басым ясады. Боларны ул мисаллар белән раслады. “Йөгәннәрне бушату” дигән сүзтезмә белән килешмим, йөгәнне бушатсаң, бетте, атың чаба да чаба гына, тезгеннәрне бушатырга ярый. “Вулкан” сүзе белән дә килешмим. Дөрес, ул безнең телгә шулай кереп киткән инде, әмма Такташ аны “янар тау” дип язды. Сиңа да шул вариантны кулланырга тәкъдим итәм. “Сансыз дивар” дигәнеңне бөтенләй аңламадым. Сансыз ул – ахмак, надан дигән сүз. Исәпсез дивар дип әйтәсең килсә, “бихисап” сүзен куллан. “Йолкып аласымы”, “йолып аласымы”? Син генә түгел, күп каләмдәшләр бутый моны. Ә бит бу сүзләр ике мәгънәдә йөри”, – диде “Әдәби суд”ның казые.

Рабит Батулла шулай да Ләйлә Хәбибуллинаның шигърияте ошавын әйтте.

“Рәшит Әхмәтҗанов та заманында буталчык шигырьләр язу белән мавыккан, шигъриятен шулай башлаган кеше. Без инде аны сүгә идек. Менә шул тәнкыйть аңа файдалы булды. Ул тора-бара үзенә кайтты, шәп шагыйрьгә әйләнде. Мин сиңа, Ләйлә, хуплап та, хурлап та үтерә алмаслык иҗат телим”, – диде Батулла.

Суд ахырында гаепләнүченең үзенә дә сүз бирелде.

“Иҗатыма шуның кадәр игътибар бирүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Уңышлы яклары белән бергә, уңышсыз якларына басым ясавыгыз өчен дә рәхмәт. Мин үз чиратымда хата-кимчелекләремнән арыну юлында эшләргә, әдәбият буенча белемнәрне, гомуми күзаллауны баетырга сүз бирәм. Киләчәктә дә иҗат итүемне дәвам итәчәкмен”, – диде.

Суд Ләйлә Хәбибуллинаның вакытлы матбугатта басылган шигырьләре татар шигъриятенә зур өлеш кертергә мөмкин дигән карар чыгарды.

Суд тәмамлангач, “Татар-информ” хәбәрчесе төп гаепләүче Рифә Рахманнан яшь иҗатчыга булган бәясен дә белеште.

“Ләйләнең гаять талантлы булуы әсәрләреннән күренә. Ул, һичшиксез, әдәбиятта калачак һәм зур шагыйрә булачак дип ышанам”, – диде Рифә Рахман. 

Белешмә: Ләйлә Хәбибуллина тумышы белән Буа районының Бик-Үти авылыннан. Хәзерге вакытта КФУда магистратураның икенче курсында белем ала. КФУ каршындагы «Татар халык хоры» нда җырлый, “Әллүки” иҗат берләшмәсенә йөри. Казанның 14 гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

2017 елда “Иделем Акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә “Шигърият” номинациясендә беренче урын алган.

“Калеб” оештырган “Яңа дулкын” проектында катнашып, финалга үткән һәм Камал театрында куелган шигъри спектакльдә чыгыш ясаган.

татар-информ

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк