Логотип
Хәбәрләр

Дәүләт Думасына авыл пенсионерлары өчен өстәмәләр турында закон проекты тапшырылды

Бу өстәмәгә авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы 35 елдан да ким булмаган гражданнар өмет итә ала. Депутатлар Дәүләт Думасына авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы 35 елдан да ким булмаган гражданнарга, яшәү...

Бу өстәмәгә авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы 35 елдан да ким булмаган гражданнар өмет итә ала.

Депутатлар Дәүләт Думасына авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы 35 елдан да ким булмаган гражданнарга, яшәү урынына карамастан, югары фиксацияләнгән түләүгә хокукны беркетә торган закон проекты тапшырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге проект авыл хуҗалыгында 35 календарь елдан да кимрәк эшләмәгән затлар өчен картлык һәм инвалидлык буенча пенсиягә аның суммасының 25 проценты күләмендә югары фиксацияләнгән түләү билгеләргә тәкъдим итә.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк