Логотип
Хәбәрләр

Дәүләт Думасында Яңа ел каникулларында музейларны түләүсез итәргә тәкъдим итәләр

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа ел каникулында Россиядә барлык дәүләт театрлары һәм музейларына керүне түләүсез яки ташламалы итәргә кирәк, дип белдергән сишәмбе көнне Дәүләт Думасы депутаты О...

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа ел каникулында Россиядә барлык дәүләт театрлары һәм музейларына керүне түләүсез яки ташламалы итәргә кирәк, дип белдергән сишәмбе көнне Дәүләт Думасы депутаты Олег Нилов “Депутатлар язгы сессиядә ни белән шөгыльләнәчәк” дип аталган матбугат конференциясендә. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

"Әгәр дә бу традицион, күңелле бәйрәм каникулы тарихын сакласак, дәүләт музейлары, театрлары, күргәзмәләре, концерт залллары үз ишекләрен түләүсез, һич югы, үз бәясе белән ачарга тиеш. Әлеге алым кешеләр бу озын ялларны актив уздырсын өчен кирәк", — дип белдергән Нилов.

Ул шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә транспортта йөрүгә өстәмә льготалар булдырырга, аз керемлеләргә йөрү һәм очыш бәяләрен түләүсез итүне кертергә кирәклеген билгеләп үткән. 

татар-информ

Фото: РИА “Новости”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк