Логотип
Хәбәрләр

Дәүләт хезмәтендегәләргә өстәмә түләү кертергә җыеналар

Россиядә дәүләт хезмәтендәге кешеләргә яңа өстәмә түләү кертергә җыеналар. Бу турыда "Российская газета"га Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.  Президентның дәүләт гражданлык хезм...

Россиядә дәүләт хезмәтендәге кешеләргә яңа өстәмә түләү кертергә җыеналар. Бу турыда "Российская газета"га Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иткәннәр. 

Президентның дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һөнәри үсеше турындагы указын гамәлгә ашыру өчен, ведомство яңа проект эшләгән. Бу проектта дәүләт хезмәтендәге кешеләр өченә остазлык тәртибен билгеләячәкләр. Шулай итеп, остазлык иткән дәүләт хезмәткәрләрен кызыктырмакчы булалар. Моның өчен аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге бәяләнәчәк, диелә бу хәбәрдә.
 
"Шундый җаваплы эшчәнлекне төгәл һәм нәтиҗәле итеп башкарган өчен, остазга матди булмаган бәяләүдән тыш (остазның нәтиҗәләрен тану, аңа рәхмәт белдерү), финанс ягыннан да бәяләү каралачак. Бу - айлык окладның 30 проценты кадәр күләмдә булырга мөмкин", - дип аңлатканнар Хезмәт министрлыгында. 
 

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк