Логотип
Хәбәрләр

Дөнья чемпионаты көннәрендә сатуда лидер булган китаплар ачыкланды

Иң күп сатылган китаплар арасында Габдулла Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” да бар. (Казан, 4 июль, “Татар-информ”). 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатының беренче көннәрендә үк китап яратучылар...

Иң күп сатылган китаплар арасында Габдулла Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” да бар.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатының беренче көннәрендә үк китап яратучылар 1000 данәдән артык китап алган. Шушы көннәрдә сатуда лидер булган китаплар ачыкланды. Алар арасында Габдулла Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” бар. Бу хакта китап нәшрияты хәбәр итә.

  • Быел татар классикасының билгеле геройлары легендар рәсемнәре белән алар янәдән басылып чыкты. Аның авторы татар әкиятләренең беренче иллюстраторларының берсе булган рәссам Байназар Әлмәнов.

“Секреты татарской кухни”, Р.Айдаровның “Казанский деревянный дом XIX-начала ХХ века в акварели и графике”, Р.Фәхретдиновның татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган “Священный Болгар”, “Казанский Кремль”, “История татар” китапларына да ихтыяҗ зур.

Китап сөючеләр балалар әдәбиятыннан “Победитель дивов. Татарские народные сказки”, “Сказки народов Татарстана”, Ленар Шәехнең “Безнең урманда” картон китабын, татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән “Акыллы хәйлә” китабын, өйрәтүче дидактик карточкаларны яратып алганнар.

Татарстан китап нәшриятының “Книгорикша” үзенчәлекле проекты актив рәвештә шәһәр урамнары, парк һәм скверларда сәяхәтен дәвам итә.

  • Футбол буенча дөнья чемпионаты уза торган көннәрдә Татарстан китап нәшрияты продукциясе белән төрле илләрдән килгән һәм шәһәр матбугат үзәгендә булучы массакүләм матбугат чаралары вәкилләре дә таныша. Нәшрият павильонында 200дән артык китап куелган, биредә татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән иң яхшы басмаларны сатып алырга була.
  • татар-информ

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк