Дөнья чемпионатына багышланган сыбызгылы матрешкалар Казанда сатылмаячак

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). 2018 елгы Дөнья чемпионаты фан-зонасында җанатарларга ашау-эчү, күңел ачу программасы тәкъдим итәчәкләр, әмма тавыш-гауга чыгара торган сувенирлар сатмаячаклар. Бу хакта “Татар-информ”агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева аңлатма бирде.
Фазлыева фан-зона территориясендә 2018 елгы Дөнья чемпионатының рәсми атрибутикасы һәм милли сувенирлар кибетләре эшләячәге турында сөйләде һәм сувенир продукция ассортиментына ачыклык кертте.
“Тавыш-гауга чыгара торган сувенирлар сатмаячаклар”, - диде Фазлыева. Моңа кадәр шундый “сувенирлар” турында интернетта чып-чын бәхәс купты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан