Дөнья чемпионатында яуланган медаль

Төркиянең Анталия шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты төгәлләнде. Россиядә беренче урын яулаган Әгерҗе районы Тирсә авылы кызы Альмира Хәбибуллина да илебезнең җыелма командасы составында 45 илдән килгән иң көчле спортчылар белән бергә әлеге чемпионатта осталыгын күрсәтте. Бу турыда район газетасы яза.
Тирсәнең каты куллы кызы ярышта бары Молдова һәм Казахстаннан килгән көндәшләренә генә сыната. Нәтиҗәдә, ул өченче урын алган. Бу Альмираның Дөнья чемпионатында яулаган икенче бронза медале инде. Быел үзен медаль һәм Грамотадан тыш, Кубок белән дә бүләклиләр.
Фото: http://agryz-rt.ru/
Чыганак: татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
27 июль 2022 - 14:46
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте