Логотип
Хәбәрләр

«Дөньяның иң гүзәл кызы» Макс Фадеевның клибында төшкән

50 яшьлек Максим Фадеев «Новая колыбельная» җырына клип чыгарды. Анда 7 яшьлек модель, «Дөньяның иң гүзәл кызы» Анастасия Князева да төште. Үзенең инстаграмында продюсер композициянең иптәшенең оныгын...

50 яшьлек Максим Фадеев «Новая колыбельная» җырына клип чыгарды. Анда 7 яшьлек модель, «Дөньяның иң гүзәл кызы» Анастасия Князева да төште. Үзенең инстаграмында продюсер композициянең иптәшенең оныгына багышланганын язды. Имештер, ул кичләрен начар йоклаган.

«Сер итеп кенә әйтәм: без бу җырны хезмәткәрләребезнең балаларында «сынап» өлгердек инде. Һәм чыннан да, сабыйлар йокыга тиз талалар.

Максим билгеләп үткәнчә, роликта аның абыйсы Артем хатыны һәм аларның балалары да катнашкан.

Автор: Александра Иванова

Фото: @fadeevmaxim

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк