Дүртенчегә барырга курыкмагыз!
Дие әнә ‒ бәхетле әни Лилия Муллагалиева. Татарстанның атказанган артисты кичә дүртенче тапкыр әни булу бәхетен кичерде. Ире Илсур белән аларның өченче уллары ‒ Илһам якты дөньяга аваз салды. Лилия хә...
Дие әнә ‒ бәхетле әни Лилия Муллагалиева. Татарстанның атказанган артисты кичә дүртенче тапкыр әни булу бәхетен кичерде. Ире Илсур белән аларның өченче уллары ‒ Илһам якты дөньяга аваз салды. Лилия хәленең яхшы булуы, дүртенче бәбине табу тиз һәм җиңел булуы турында инстаграмдагы дуслары белән дә уртаклашты җырчы. Кайбер җор теллеләр, «йон йолкытырга ятасың дип торам», «процедурадыр дигән идем, синдә ‒ бәби икән» ише комментарийлар сырласа да, зур күпчелек Лилиянең бәбие тууын зур түземсезлек белән көтте. Лилия үзе 16 ел элек Данилын, 10 ел элек Эльвинасын, 3 ел элек Ильясын табу хатирәләрен дә кузгаткан, «вакыт та үткән, ә үзе кичә генә булган кебек» дип тә куйган. Илһамын күкрәгенә салуга да әни-бала тәэссоратын сурәтләгән. Игелекле, сау-сәламәт бала булып, әти-әнисен куандырыр үссен Илһам! Ә әниләргә, Лилия киңәшен истә тотып, күбрәк бәбиләр алып кайтырга язсын!..
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк