Д.Зарипов: Читтә узган финал матчларында “Ак Барс” җанатарлары барысын да уздырып кычкырды

Казан командасы һөҗүмчесе җанатарларга көч бирүләре өчен рәхмәт белдерде һәм моның хоккейчыларга Гагарин кубогын яуларга ярдәм итүен әйтте.

Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” хоккейчысы Данис Зарипов читтә узган финал матчларында “Ак Барс” җанатарлары барысын да уздырып кычкырды дип әйтте. Зарипов “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән әңгәмәсендә команда җанатарларына чемпион сезонында көч бирүләре өчен рәхмәт белдерде.

Зарипов трибуналарны “алтынчы уенчы” дип атады, “алар һәрвакыт җан ата һәм алга этәрә” диде.

Даими уеннарда безнең спорт сараеның тулысынча тулмавына аптырадым. Әмма плей-оффта һәр матч тулы трибуналар белән узды, мин сокландым. Күчмә матчларда булган җанатарларга бик рәхмәтлемен. ЦСКАда кунакта үзебездәге кебек уйнадык.

"Безнең җанатарлар барысын да уздырып кычкырды, икенче күчмә уенда да нәкъ менә шул җан ату яхшы уен күрсәтергә һәм җиңәргә көч бирде”, - дип белдерде Зарипов.

Данис Зарипов белән әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укый аласыз. Видеосын YouTube та “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы каналында карый аласыз. Әңгәмәне шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карараг мөмкин булачак.

 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
303
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы