Логотип
Хәбәрләр

Дамир Исхаков татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булырга тиешлеген әйтте

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булырга тиеш. "Туган җир" журналы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы...

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булырга тиеш. "Туган җир" журналы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков шулай дип саный. Бу хакта ул "Казан" милли-мәдәни үзәгендә II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында белдерде.

Аның әйтүенчә, төбәк тарихчылары җәмгыяте оешса да, оешу эшләре төгәлләнгән дип әйтергә әле иртәрәк. "Безнең әле Россия күләмендә гомумтатар оешмасы теркәлмәде. Минемчә, бу бик гади эш булмас", - ди ул.

Дамир Исхаков Тарих институты хезмәткәрләренең җыенга килмәүләрен тәнкыйть белән билгеләп узды. "Билгеле, без алардан башка да яши алабыз, әмма бу институт Бөекбританиягә карыймы әллә?! Бу бит Татарстан институты. Мин моны әйтмәс идем, ләкин безнең алда торган бурычларның берсе - татар авыллары тарихын язу. Бу эш хәзер дә бара. Тарих институты аерым, Энциклопедия институты аерым яза, бернинди координация дә юк. Ә Археология институты, гомумән, бу эштән читтә тора, ул бөек һәйкәлләрне казый, татар авыллары археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән. Төп проблеманың берсе - әгәр без авыллар тарихын күпләп яза башласак, институтларның координациясен кем башкарачак? Татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булырга тиеш. Әмма акча булып та, координация булмаса, эш барып чыкмаячак. Бу әйберләргә зур әһәмият бирергә кирәк", - дип белдерде Дамир Исхаков.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк