Данир Сабиров: «Атнасына 20 меңне өйдән чыкмыйча да эшлим»

Инстаграм – реклама белән шактый чуарланган социаль челтәр. Биредә өйдә генә эшләп күп акча алулары турында сөйләүчеләр еш очрый.

Мондый бәйләнчек рекламадан туйган Данир Сабиров шушындый постлар урнаштыручыларга пародия ясарга булган. Хатын-кыз халатыннан утыручы Данир иренен кып-кызыл помадага буяп, кулында бәби тотып утыра. «Мин өйдән дә чыкмыйча 20 мең сум эшлим. Иң мөһиме – ирең алиментщик булсын», – дип шаярта Данир.

Данир Сабиров үзенең Инстаграм челтәрендәге дусларын әнә шулай көлдерә. Ни диярсез? Данирга кызыл помада бик тә килә бугай.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
344
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Винера Ганеева ире үлгәннән соң беренче тапкыр сәхнәгә чыгачак
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы