Данир Сабиров интернетта акча эшләргә өйрәтә

Соңгы елларда интернетта акча эшләү темасы бигрәк тә актуальләште. Күп укучылары булган инстаграм сәхифәләрендә еш кына пост астында өйдә эшләп утыручылардан комментарийлар укып була. 

Данир Сабиров белән Сирень Бәйрамов шуның уңаеннан инстаграмга кызыклы видео урнаштыралар. Биредә икесе дә хатын-кыз киеменнән һәм париктан утыралар. Алар, имеш, өйдә эшләүчеләргә пародия ясаганнар. Интернетта акча эшләргә Элвин Грей белән Фирдүс Тямаевны да чакыралар. Соңгысы хакында шаяртып: «Мескен!  Һаман җырлап акча эшли, ә безнең белән шул кадәр акча эшли алыр иде!».

Видеоның азагында Фирдүс үзе шалтыраткан була. Данир белән Сирень: «Ниһаять, без хәзер өчәү», – дип сөенәләр.

Бу кызыклы видеоязманы Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @danir_sabirov87

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
409
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Ходай сакласын»: Фирдүс Тямаев халыкны борчуга салган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минем Татарстан
  • Минем Татарстан
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы