Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Хатын молодец! Шәп ир сайлаган»

Мөгаен, һәр хатын-кыз иренең хуҗалыкта һәм балалар тәрбияләүдә булышуы хакында хыялланадыр. Данир Сабиров, гастролльләргә еш чыгып китсә дә, хатыны Миләүшәгә бик теләп булыша. Ул инстаграмына еш кына...

Мөгаен, һәр хатын-кыз иренең хуҗалыкта һәм балалар тәрбияләүдә булышуы хакында хыялланадыр. Данир Сабиров, гастролльләргә еш чыгып китсә дә, хатыны Миләүшәгә бик теләп булыша. Ул инстаграмына еш кына я ботка пешергәнен, я кызлары Мәрьям һәм Дания белән уйнаганын, я этләре Кемальны ашатып йөргәнен куя. Шәп ярдәмче бит?!

Соңгы постында ул Мәрьямнең чәчен үреп җыя. Соңыннан Данир кызына: «Миңа синең стилистың булырга кирәк, әйеме?», – ди, һәм тырышып чәч толымчыгын рәтли. 

Пост астында хатын-кызлар тормыш тәҗрибәләре һәм бу хакта уйлары белән бүлештеләр. Кемдер хәтта сөйгән ярларын Данирга мастер-класска җибәрергә уйлый, ә кемдер балачагын төшерде һәм әтиләре ничек чәчен үргәнен яздылар.

Автор: Г. Валиева

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк