Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Хатынга кызыгучылар күбәйде әле»

Күптән түгел артистларга гастрольләр вакытында бирелә торган бүләкләр турында сүз башлаган идек. Нәрсә генә күрми алар гастроль концертлары вакытында. Әнә Фирдүс Тямаевка себерке дә бүләк иткәннәр. Ә...

Күптән түгел артистларга гастрольләр вакытында бирелә торган бүләкләр турында сүз башлаган идек. Нәрсә генә күрми алар гастроль концертлары вакытында. Әнә Фирдүс Тямаевка себерке дә бүләк иткәннәр. Ә менә Данир Сабировның тамашачылары барысын да уздырган! Юмор остасы булгангадыр инде, бүләге дә үзенчәлекле – «олылар уены» өчен махсус костюмнар!

Данир моңа бер дә гаҗәпләнмәгән, бары тик бүләкнең хуҗасын белергә теләп, Инстаграм тасмасына урнаштырган.

Әлбәттә бу видео тамашачылар һәм артистлар арасында активлык уяткан. Фирдүс Тямаев фикерләре генә ни тора! «Данир брат! Малай ясарга хатынны сиңа җибәрәм дигән идең, шул киемнәре белән көтәм», – дип яза җырчы сәхнәдәш дустына. Данир да югалып калмаган: «Ашыкмәле, башта үзем маташып карыйм, хатынга кызыгучылар че-то күбәйде әле», – дип җавап кайтарган.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк