Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Килен фитнеста, кайнана пилмән әзерли»

Танылган җырчы, юморист Данир Сабиров бу арада моноспектакль төшерү белән мәшгуль. Анда шулай ук танылган артистлар да катнаша: Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов һ.б.

Танылган җырчы, юморист Данир Сабиров бу арада моноспектакль төшерү белән мәшгуль. Анда шулай ук танылган артистлар да катнаша: Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов һ.б.

Бушаган арада Данир үзләренең аш бүлмәләрендә әнисе белән кара каршы өстәл артында утыра. Әнисе пилмән бөгә, Данир пешкән пилмәнне ашап утыра. Алар арасында булган кызыклы гына диалогны сезгә дә тәкъдим итәбез:

-  Бүген Данир әфәндегә пилмән әзерләделәр. Зур рәхмәт Флүзә ханым (ред.: Флүзә ханым Данирның әнисе)! Инстаграмга төшерәм дигәч яулык та киеп куйды. Килен фитнеста, кайнана пилмән әзерли.

-  Тагы хатының бернәрсә дә эшләми дип әйтерләр инде.

-  Әйтәләр инде. Син бит уңай персонаж, ягымлы, күркәм, эшчән. Миләүшә тискәре персонаж. Әкияттә бит төрле персонажлар кирәк. Үзен генә карап, бернәрсә эшләмичә, сикереп кенә йөри диләр. Вот шулай яшибез. Флүзә Зөфәровна, бу хакта нәрсә диярсез?

-  Хатын туры килмәсә яхшы түгел инде ул, улым. Хатын әйбәт булса гына шундый дәрәҗәгә менәсең. Хатын хуплап торганда барсы да була.

-  Ә мужик яхшы булса булмыймы?

-  Юк, алай булмый, тыл булырга тиеш инде. Үзеңне карап йөртү дә олы хезмәт ул, улым. Иренмәскә кирәк, никтер менә без карамыйбыз үзебезне. Ваыт юктан да, эш күптән дә түгел. Без просто ялкау. Физкультура да ясамыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец апа!!! Данир да аерым молодец! Килен курчак кебек! Барысы бергэ команда!