Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Мин кыланам да, тазарганмын да, мактанчык...»

Популяр юмор һәм пародия остасы Данир Сабировны соңгы арада күп сөйлиләр. Берәүләр мактый, икенчеләре тәнкыйтьли. Хәер, икенче төркемгә керүчеләрнең саны артып та китте бугай. Мондый (яшьләр телендә)...

Популяр юмор һәм пародия остасы Данир Сабировны соңгы арада күп сөйлиләр. Берәүләр мактый, икенчеләре тәнкыйтьли. Хәер, икенче төркемгә керүчеләрнең саны артып та китте бугай.

Мондый (яшьләр телендә) хейтерлар белән артистлар төрлечә көрәшә. Кемдер шуларга ияреп сүз көрәштерә, икенчеләре «кара исемлеккә» кертә, ә өченчеләре, иң зирәк акыллылары – игътибар итми.

Данир Сабировны та әлеге өченче төркемгә кертеп карарга мөмкин, артист бу мәсьәләдә түбәндәге нәтиҗәгә килгән: «Ни өчен бәхәс булган тапшырулар озак яши? – Халыкка шул кирәк! Негатив язылмаган бер артист та юк. Мактап кына дөнья бармый. Негатив та кирәк. Битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итә халыкка Данир Сабиров.

Сөйлиләр икән – димәк халык кызыксына, сөйләми башласалар нишләрбез?!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк