Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Мин җырчы түгел!»

Артистның бу жанрдагы чыгышын аңламаган һәм кабул итмәгән тамашачылар да шактый булган икән.

Популяр пародия остасы Данир Сабиров республикабыз шәһәрләре һәм районнары буйлап концерт программасы белән гастрольләрдә йөри. Тик яңа сезонда артист тамашачыларына гадәттәгечә юмористик миниатюралар һәм җырлардан торган чыгышлар тәкъдим итми, Данир Сабиров «Ике юбилей» дип исемләнгән яңа программасын моноспектакль итеп билгели.

Артистның бу жанрдагы чыгышын аңламаган һәм кабул итмәгән тамашачылар да шактый булган икән. «Бу башкача формат, өлкәннәр арасында аңламаган тамашачылар да булды, ләкин яшьләр кабул итте. Кемнәр миннән җырлы-биюле концерт көтә, ул аерым программа. Мин үземне һәрвакыт үсештә тотарга тырышам. Ә безнең халык яңалыкны авыр кабул итә. Мин җырчы түгел, үземне «артист оригинального жанра» дип саныйм. Яңа программаны аңламаучылар, тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды, ләкин аңлаганнары «Синең киң кырлы артист булуыңа тагын бер кат инандык», ‒ диделәр» ‒ дип аңлатма бирә үзенең тамашачыларына артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк