Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров полициягә эләккән

Күптән түгел Данир Сабиров концертында булган вакыйга барлык халыкны борчуга салды. Узган ел Elvin Grey концертында шартлаткыч матдә куелу хакындагы ялган хәбәр аркасында тамашаны туктатып, бинадагы х...

Күптән түгел Данир Сабиров концертында булган вакыйга барлык халыкны борчуга салды. Узган ел Elvin Grey концертында шартлаткыч матдә куелу хакындагы ялган хәбәр аркасында тамашаны туктатып, бинадагы халык эвакуацияләнгән иде. Быел исә кемнеңдер уңышсыз шаяртуының корбаны Данир Сабиров булды.

«Уникс» концертлар залында булган хәлдән соң Данир Сабировның концертларына барырга җыенган тамашачылар: «Бүгенге концертта кичәге төсле вакыйгалар булмыйдыр инде?» – дип борчыла икән. Артист мондый сорауларга бик гаҗәпләнә, әйтерсең, беренче көнне дә мин махсус китереп чыгарган, дип шаярта ул.

Безнең бәхеткә, бу күңелсез вакыйганың ахыры яхшы тәмамланды, зыян күрүчеләр юк. Ләкин, Данир Сабировны икенче көнне полиция бүлегенә чакыртканнар. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында хәбәр итә. «Паспорт белән килергә куштылар», – ди артист.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк