Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Юрганыңа карап аягыңны сузасың»

Шәхси аккаунтында реклама урнаштырмаган артист күргәнегез бармы? – Минем юк! Артистның аудиториясе зуррак булган саен рекламаның гамәли һәм матди файдасы да арта. Шулай булгач, ник файдаланмаска ди?!...

Шәхси аккаунтында реклама урнаштырмаган артист күргәнегез бармы? – Минем юк! Артистның аудиториясе зуррак булган саен рекламаның гамәли һәм матди файдасы да арта. Шулай булгач, ник файдаланмаска ди?!

Бу фикер белән килешмәүчеләр дә күп, билгеле. Күптән түгел пародия остасы Данир Сабировны машина химчисткасы рекламалаганы өчен тәнкыйть утына салганнар. Реклама ясый һәм машинасы белән мактана имеш. Араларында «2500 сум кемдер өчен акча ул. 10 мең хезмәт хакы алса», «туйдырдыгыз инде мактануыгыз белән, мохтаҗларга ярдәм итегез ичмаса» кебек фикерләр бар.

Артист бик теләп явыз комментарий авторларына җаваплар тарата: «Үзем дә шул юлдан узган. Юрганыңа карап аягыңны сузасың», – дип язган Данир.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк