Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Үзбәкләр белән ант итәм: бүгеннән татарча сөйләшәбез!»

«Син татарча сөйләшәсең, кызларың сиңа русча жавап бирәләр, күңелле хәл түгел. Ник аларны өйрәтмисең?» «Бигрәк кызык инде сез, кешеләр, негатив күрәсез, ә матурлыкны, әти белән балалар арасындагы җыл...

«Син татарча сөйләшәсең, кызларың сиңа русча жавап бирәләр, күңелле хәл түгел. Ник аларны өйрәтмисең?»

«Бигрәк кызык инде сез, кешеләр, негатив күрәсез, ә матурлыкны, әти белән балалар арасындагы җылылыкны, якынлыкны күрү юк. Эчне пошырасыз прям!!!! Молодцы, Сабировлар гаиләсе, сокланам Сезгә!!! Уен тәртибен тулырак языгыз әле, зинһар»

«Татар телен саклап калырга теләп урамнарда җырлап йөргән артистларның балалары нигәдер татарча сөйләшми, гәҗәп хәлләр бар да инде»

«Кызларыңны татарча сөйләшергә өйрәтергә кирәктер Данир, әнә Ландышның балалары ничек матур сөйләшәләр»

Болар - Данир Сабировка язылган шәрехләүләрнең бер өлеше генә. Инста тасмасына кызлары белән өстәл уенын урнаштырган ул. Данирның татарча, кызларның русча дәшүләре ошамаган халыкка. Бик күп шелтәле шәрехләүләрдән соң Данир махсус пост урнаштырган: «Татарча сөйләшәбез! Кичәге видеодан соң миңа «шелтә» эләкте. Үзбәкләр белән ант итәм: бүгеннән татарча сөйләшәбез!» - дип яза ул. Халыкка ярап булмый инде. Данирның бу посты да ошап бетмәгән. Тагын ул тискәре шәрехләүләргә дучар булган.

«Бернәрсәгә кирәкми инде ул татар теле, русча англича белергә кирәк хәзерге заманда. Татар мәктәбен бетердем, бик авыр булды институтта укулары русчаны шартлатып белмәгәч»

Искиткеч сәләтле пародия һәм нәфис сүз остасы, җырчы, биюче, гомумән, сирәк талант иясе – Данир Сабиров. Бүгенге заманда берничә телне камил белүне кирәк икәнен генә шәйлидер. Ә «Нәрсәгә миңа татар теле?» дип әйтүчеләргә аптырыйм. Телеңнән баш тарткач, анадан да баш тартырсыз бәлки?!

@danir_sabirov87

Г.Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк