Данир Сабировка: «Сөйләмә, әйдә җырла!»

Данир Сабировның күпкырлы талант иясе икәнен беләбез: үзе җырлый, үзе бии, үзе мәзәген дә сөйли. Аның концертлары, русча әйтсәк «три в одном».
Шулай Данирның бер концертыннан соң артистка мактау сүзләре язган бер тамашачы. Комментарийда тамашадан алган кичерешләренә һәм тирә-яктагы халыкның үз-үзен тотышына басым ясяла. Бигрәк тә халыкның «бозылуы» борчый бу ир-атны: «Халык явызланды хәзер, концерт барышында ниләр генә кычкырмыйлар. Бер тозсызы бөтенләй «Сөйләмә, әйдә җырла», ди. Шул ханымның сүзләре әле дә колактан чыкмый. Җыр кирәк булса әнә Төхвәтуллинга барсын!», – дип канәгатьсезлеген белдерә комментарий авторы.
Нишләсәң дә ярап булмый икщн бу халыкка! Җырдагыча сорау гына бирәсе кала: «Җырлап тора, биеп тора, көлеп тора, уйнап тора – тагын кай җирләре ошамый Данирның?!»
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте