Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабировлар өченчегә җыена

Данир Сабиров үзенең инстаграмында Минзәлә урманында төшерелгән видео урнаштырды. Видео астына «Инглиз телен укытучы белән, төрек телен үзебез кино, сүзлек, интернет аша өйрәнәбез. Иртән Минзәлә урман...

Данир Сабиров үзенең инстаграмында Минзәлә урманында төшерелгән видео урнаштырды. Видео астына «Инглиз телен укытучы белән, төрек телен үзебез кино, сүзлек, интернет аша өйрәнәбез. Иртән Минзәлә урманында барган имтихан», дип язып куйган.

Язылучыларны юмористның телләр белүе түгел, хатынының видеода күренгән түгәрәкләнгән эче кызыксындыра. «Сер булмаса, Миләүшә ханым, сез тагын бәби алып кайтасыз мәллә», «Тормыш иптәшегез әллә йөклеме?», «Данирга бер наследник кирәк бит инде, үзе кебек бер матур малайчик», дигән комментарийларны күп язганнар. Данир үзе «Белмим аны моны миңа әйтмәде»,  дип бу сораулардан кача.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк