Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабировны Елена Малышева һәм Дмитрий Губерниев белән нәрсә бәйли

Татар эстрадасы артистлары үзләренең актив тамашачылары арасында еш кына кызыклы бәйгеләр уздырырга яраталар. Бүгенге көндә җырчы Ришат Төхвәтуллин аккаунтында бер-бер артлы ике бәйге бара. Данир Саб...

Татар эстрадасы артистлары үзләренең актив тамашачылары арасында еш кына кызыклы бәйгеләр уздырырга яраталар. Бүгенге көндә җырчы Ришат Төхвәтуллин аккаунтында бер-бер артлы ике бәйге бара.

Данир Сабиров та башкалардан калышмаска булган. Юморист үзенең «коллегаларын» эзли, ягъни пародия осталарын барлый. Артист игълан иткән бәйге шартлары буенча катнашучылар берәр танылган шәхескә пародия ясап, видео җибәрергә тиеш. Ә Данир исә әлеге видеолар белән үзенең Инстаграм тасмасында уртаклашып бара.

Шулай итеп, Данир Сабиров аккаунтында инде Владимир Путин, Елена Малышева, Зөлфәт Зиннуров, Рамзан Кадыйров һәм Дмитрий Губерниев кунакта булып китте.

Бәлки сезнең арада да талантлы пародия осталары бардыр? Мөмкинлекне ычкындырмагыз, дуслар!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк