Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабировны министр булуы белән котлыйбыз!

Данир Сабиров белән хатыны Миләүшә халат киеп, себерке тотып фотога төшкәннәр. Бу фотоларын юмор остасы Данир Сабиров инста челтәренә урнаштырган. Пародистның үзе кебек, халаты да күпкә гади түгел! Да...

Данир Сабиров белән хатыны Миләүшә халат киеп, себерке тотып фотога төшкәннәр. Бу фотоларын юмор остасы Данир Сабиров инста челтәренә урнаштырган. Пародистның үзе кебек, халаты да күпкә гади түгел! Данирның халатына «Министр банных дел», ә хатынының халатына «Зам министра банных дел» дигән язу чигелгән. «Хатын чабам дигәндә отказываться нельзя. Кем кайда, без - мунчага! Р.S. Безнең тәти халатлар @_x_a_l_a_t_ кибетеннән» дип аңлатмасын да тәкъдим иткән. Әлеге постка төрлечә шәрехләүләр бар:

«Данир реклама ясый халатка»

«Такие молодцы! Спасибо, что дарите нам позитив!»

Кайбер әбүнәчеләрнең фикерләре белән дә килешми булмый. Данир алдагы постында намазлыкның кайда алынуын да күрсәткән иде, бүген исә халатның кайсы кибеттән алынуына басым ясый. Юмор остасы оста һәм үзенә күрә нечкә генә алым белән әбүнәчеләренә реклама тәкъдим итә. Шулай ук, кайбер җанатарлары әйтмешли, позитив та бүләк итә. Үзе кебек аны да оста һәм нечкә итеп «министр» булуы белән котлыйбыз!

Г.Ярмиева

@danir_sabirov87

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк