Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабировның сәламәтлеге какшаган

Данир Сабиров – күпкырлы сәләт иясе: оста пародист, алып баручы, шәп биюче һәм җырчы да... Халык аның концертларын көтеп ала, яратып карый. Шушы көннәрдә Данир концертлары белән башкорт халкын сөендер...

Данир Сабиров – күпкырлы сәләт иясе: оста пародист, алып баручы, шәп биюче һәм җырчы да... Халык аның концертларын көтеп ала, яратып карый. Шушы көннәрдә Данир концертлары белән башкорт халкын сөендерә. Әмма җырчының кинәт кенә сәламәтлеге какшаган, концертларын да күчерергә мәҗбүр булган. Ул бу хакта шәхси аккаунтында хәбәр итә. «Уфа тамашачысы алдында гафу үтенәбез... Аңлавыгыз өчен рәхмәт!» - дип яза ул. Инста тасмада җырчының хәленә кереп, тизрәк терелүен теләп комментарийлар калдырганнар. «Чыннан да күз дә тиядер инде, бигрәк булдыра бит, сөбханалла. Кеше авырмыйча тормый, узгынчы чирләр булсын, исән-сау терелергә язсын» - дип язалар. Без дә үз чиратыбызда юмор остасына нык сәламәтлек теләп калабыз.

Г.Гыймадиева

Фото: @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк