Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров халыкны борчуга салган

Сәламәт яшәү рәвешен кемдер бассейнга йөрүдә, кемдер чи ризык белән туклануда, кемдер фитнес белән шөгыльләнүдә, ә кемнәрдер салкын суда коенуда күрә. Кыш  көне салкын бәкедә коенырга җөрьәт итәр өчен...

Сәламәт яшәү рәвешен кемдер бассейнга йөрүдә, кемдер чи ризык белән туклануда, кемдер фитнес белән шөгыльләнүдә, ә кемнәрдер салкын суда коенуда күрә. Кыш  көне салкын бәкедә коенырга җөрьәт итәр өчен дә батырлык кирәктер, мөгаен. Үз-үзеңне әзрәк чыныктырмыйча мондый эшкә алыну, киресенчә, зыян гына булырга мөмкин. Табиблар фикеренчә, иң элек, көн саен карда яланаяк йөрергә кирәк. Ике айдан соң һәр таңны салкын су белән коенудан башлау зарур. Гомумән, «морж» салкын су белән ел әйләнәсендә дус булырга тиеш, диләр.

Данир Сабиров шәхси аккаунтына видеоязма куйган һәм аны «Деревенский Саб-Зиро» дип исемләгән. Җырлый-җырлый бәкедә коена ул. «Су өстендә балык уйный, иртә дими, кич дими... » дип моңлана юморист. Горур кыяфәт белән судан чыгып: «Туңган булсам да, җылы кыяфәт ясыйм әле» дип китеп тә бара. Данирны җанатарлары бик күп комментарийга күмгәннәр. Кемдер пиар бу дисә, кайсыдыр аның сәламәтлеге өчен борчылган. «Үләм, мин киенеп тә туңучан кеше буларак, сиңа карап теш сызлый ук башлады монда...» дип язган берәү. Шулай шул. Кыш көне һава температурасы ун градустан да төшмәсә ярар иде дип йөргән кешеләргә, кая инде ул суык суга чуму! Алар, хәтта, бу видеоязманы караганда да туңып утыралардыр.

Данир да бу адымга барыр алдыннан күпмедер чыныкккандыр дип инанып калабыз. Аның чаңгыда йөрүенә, салкын су коенуна күпләр шаһиттыр. Әледән әле ул аларның видеоязмаларын инста тасмага элеп бара.

Пиармы, әллә сәламәт яшәү рәвешеме, ни булса да, зыян гына булмасын.

Г.Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк