Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабировтан яшәрү серләре

  Эстрада артистлары һәрвакыт камералар һәм телевидение күзәтүе астында булганлыктан үзләрен яхшы формада тотарга тиеш. Шушы максатлардан артистларыбыз төрледән-төрле матурлык һәм сәламәтләнү процеду...

 

Эстрада артистлары һәрвакыт камералар һәм телевидение күзәтүе астында булганлыктан үзләрен яхшы формада тотарга тиеш. Шушы максатлардан артистларыбыз төрледән-төрле матурлык һәм сәламәтләнү процедураларына еш йөри һәм социаль челтәрләрдә тамашачылары белән үзләренең хис-кичерешләрен уртаклаша.

Соңгы арада интернет челтәрендә популярлык алган «хиджама» процедурасына танылган пародия остасы Данир Сабиров та йөри башлаган. Ул әлеге гамәлнең үзенә бик ошаганын һәм инде өченче тапкыр бирегә килүен әйтә. «Көннән-көн яшәргәнемне күреп, әти дә ике барды, Миләүшә дә язылды», – дип яза Данир үзенең Инстаграм аккаунтында.

Әлеге процедураның асылы – организмда кан алышыну, ягъни әшәке каннардан арынган организмның яшәреп китү сәбәбе дә шуңа бәйле. Шулай да халык арасында артистны кисәтүчеләр дә пәйда булган, «инфекцион авырулардан сак булыгыз» яисә «гемоглобиныгыз бик төшеп бетмәсен» дип кайгыртучылар бар.

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк