Логотип
Хәбәрләр

«Данир, ты у меня везде»

Татар эстрадасында артистлар күп дибез, боларның концерт-тамашалырына кемнәр генә йөреп бетерә икән, дип уйлыйбыз. Алар да гел зал тутырып концерт бирмиләр икән. Бу хакта Данир Сабиров үзенең инстагра...

Татар эстрадасында артистлар күп дибез, боларның концерт-тамашалырына кемнәр генә йөреп бетерә икән, дип уйлыйбыз. Алар да гел зал тутырып концерт бирмиләр икән. Бу хакта Данир Сабиров үзенең инстаграмында видео урнаштырды.

Билет сатылу-сатылмауның уңышы концерт администраторларыннан тора, дип саный Данир, аның фикеренчә алар хваткий булырга тиешләр. Ә менә Самарадагы концерт администраторы Флорида апа андый түгел, ул йомшак, нечкә күңелле ханым икән. Шуңа да Самарада Данирның концертына 1000 кеше сыйдырышлы залга 300 билет кына сатылган. Ә Флорида апа үзе Данирны болай дип тынычландыра: «Данир, ты у меня везде. Что хочу сказать, народу нет, но тебя любят».

Данир аны яратып кына татарның Рената Литвиновасы дип атый, видеода да аның тавышы белән сөйләшә.

Автор: Г.Шарапова

Фото: danirsabirov_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк