Логотип
Хәбәрләр

Дару үләннәре җыеп калырга ашык

Җәйнең икенче ае – июльгә дә аяк бастык. Табигатьтә яшеллек ае тантана итә. Купшы чәчәкләр, тәмле исле җиләкләр, төрле үләннәр үзләренә тартып тора. Шулар арасында файдалы үзенчәлеккә ия булганнары да...

Җәйнең икенче ае – июльгә дә аяк бастык. Табигатьтә яшеллек ае тантана итә. Купшы чәчәкләр, тәмле исле җиләкләр, төрле үләннәр үзләренә тартып тора. Шулар арасында файдалы үзенчәлеккә ия булганнары да бик күп. Халыкта Питраудан соң үләннәр үсми башлый, ә файдалы үзлекләрен тамырга җибәрә дигән гыйбарә яши. Шуңа күрә дару үләннәрен җыеп калырга ашыгыгыз.

Һәр дару үләненең үз җыю вакыты һәм тәртибе бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Аларны яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыю дөрес булуы һәркемгә мәслихәттер.

Шифалы үләннәрнең берсе – сары мәтрүшкә. Аның файдалы үзенчәлекләрен санап бетергесез. Ул иң борынгы дару үсемлеге. Халык табиблары аны юкка гына: «Сары мәтрүшкә туксан тугыз авыруны дәвалаучы» - димәгәннәр. Аны бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар.  Күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, салкын тигәндә дә файдалы.

Г.Ярмиева

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк