Декоратив-гамәли сәнгать фестиваленә рәхим итегез!
Җәйнең иң кызу чагы 23-27 июльдә «Тормыш стиле - мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестивале узачак.
Җәйнең иң кызу чагы 23-27 июльдә «Тормыш стиле - мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестивале узачак. Заманча мәдәният һәм иҗат фестиваленең эчтәлеге бик бай. Биредә төрле лекцияләр, уникаль мастер-класслар, гадәти булмаган эшләнмәләр ярминкәсе, дизайнерларның үзенчәлекле күргәзмәләре көтелә.
Ул 23 июльдә хәзерге заман сәнгате галереясендә ачыла. Программада - Татарстан Республикасы Президенты һәм креатив индустрияләр вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл, Казан Кремлендә «Ел һөнәрчесе – 2021» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм дизайнерлар коллекцияләрен күрсәтү булачак. Фестивальдә халык сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләре һәм рәссамнары, дизайнерлар һәм модельерлар, Россиянең барлык төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Европа һәм Азия илләреннән иҗат берләшмәләре катнашачак.
Фестиваль Россиядә милләтара татулыкны ныгытуга, Россия, Европа һәм Азиядән килгән осталар арасындагы хезмәттәшлеккә уңай йогынты ясаячак төрле милләт һәм ил вәкилләрен берләштерү өчен уникаль мәйданчык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк