Дилә иреннән аерылганмы, яисә Сәфинә кем белән кала?
Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллинага бирелә торган иң еш бирелә торган сорауларның берсе, Дилә гастрольләрдә булганда Сәфинәнең кем белән калуы. Дилә инстаграмында бу сорауга җавап биреп пост...
Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллинага бирелә торган иң еш бирелә торган сорауларның берсе, Дилә гастрольләрдә булганда Сәфинәнең кем белән калуы. Дилә инстаграмында бу сорауга җавап биреп пост язды. Сәфинә әнисе белән гастрольләрдә булганда я әтисе, я апасы (тетясы), я бабасы, я икетуган апалары, я нянкалар белән кала икән. Сәфинә аларның барысын да якын итә икән, әнисенең озак кайтмыйча торуын сизми дә кала икән. Ә Диләне бу сөендерә генә, димәк аның кызына ул кешеләр белән рәхәт. Ул үзенең туганнарына мең рәхмәт җиткерә.
Диләнең язылучыларын борчый торган икенче популяр сорау, аларның ире белән бергә булу-булмаулары. Сәфинә турындагы постка комментарийларда да бу сорауны күп биргәннәр, чөнки чыннан да Диләнең ире аның социаль челтәрләрендә күренми. Дилә бу кешеләргә әйбәт итеп кенә җавап биргән: «Мондый шәхси тормышка кагыла торган сорауларны монда гына биреп була шул. Күздән күз очрашканда инстаграмның «кыю» кешеләре югала да кала, сүз дә әйтә алмый тора кайчак. Ә монда бит рәхәт, теләсә нинди сорау, теләсә нәрсә язып була, сине бит барыбер күрмиләр. Әмма бит аның икенче ягы да бар: аппонент та, теләсә җавап бирә, ә теләмәсә җавап бирми». Менә шулай, бу сорау ачык кала бирә.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк