Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина битен картайтып бетергән

Дилә Нигъмәтуллина үзе турында язылган комментарийларны күңеленә якын алмыйча гына укый алмый икән. Ул күптән түгел үзе турында «Битен картайтып бетергән, косметика кулланып», дигән комментарий укыган...

Дилә Нигъмәтуллина үзе турында язылган комментарийларны күңеленә якын алмыйча гына укый алмый икән. Ул күптән түгел үзе турында «Битен картайтып бетергән, косметика кулланып», дигән комментарий укыган. Дилә фикеренчә, беренчедән, артист кеше сәхнәдә бөтенләй икенче төрле булырга тиеш, макияж белән причёскасыз сәхнәгә чыгып булмый. Икенчедән, 38 яшьтә бераз җыерчыклар булгалыйдыр инде ул. Өченчедән, кешенең төрле вакыты булырга мөмкин бит: арган, берничә төн йокламаган вакыты. Шушы фикерләрен ул авырып ятканда төшерелгән фотосы астына беркетеп куйган. «Куйыйм әле, рәхәтләнеп карагыз, кызарып чыккан борынны, җыерчыкларымны, яшьләнгән күзләрне. Рәхәтләнеп чәйнәгез», дип язган Дилә.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк