Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина: «Мин гел кеше өчен борчылам»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үз инстаграмында бу хакта язды. Аның сөйләүенчә, ул  һәрвакыт башка кеше хакында кайгырта. «Әгәр дә фикерем бар икән берәр төрле ситуациягә карата, әйтмичә кала алмыйм,» – дип...

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үз инстаграмында бу хакта язды. Аның сөйләүенчә, ул  һәрвакыт башка кеше хакында кайгырта. «Әгәр дә фикерем бар икән берәр төрле ситуациягә карата, әйтмичә кала алмыйм,» – дип яза ул. Әлбәттә, җырчы мондый тәртипне туганнары һәм якыннары янәшәсендә генә үзенә рөхсәт итә ала. 

Бу пост уңаеннан, Дилә берничә ел булган орчакны искә ала: «Иптәш кызым бер бик җитди адымын эшләгәндә, нигәдер тыелып үз фикеремне әйтмичә калдым. Аннары еллар үткәч... мин уйлаганча килеп чыкты. Дустым әле дә әйтә: син дә шунда әйтмәдең, киңәш бирмәдең, дип». Шушы очрактан соң артистка үз сүзен әйтмичә калмый. 

Диләнең тамашачылары аның белән килешеп бетмәде. Кыскасы, төрле вакытта төрлечә эшләгәннәрен белдерделәр: һәрбернәрсәдә алтын урта булырга тиеш бит. Һаман кешене генә уйлап гомердә «коткаручы» ролен уйнап калуы ихтимал.

Ә Сез җырчының фикере белән килешәсезме?

Автор: Г.Вәлиева

Фото: Инстаграм @dilyanig

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мин гел кеше өчен борчылам. Әгәр дә фикерем бар икән берәр төрле ситуациягә карата,әйтмичә кала алмыйм. Әмма бу , минем бик кадерле кешеләргә генә кагыла, әлбәттә . . Берничә ел элек шундый хәл булды. Иптәш кызым бер бик җитди адымын эшләгәндә , нигәдер тыелып үз фикеремне әйтмичә калдым. Аннары еллар үкәч... мин уйлаганча килеп чыкты. Дустым әле дә әйтә: син дә шунда әйтмәдең , киңәш бирмәдең , дип. Шуннан бирле минем кредо: начар булып калсам калам, үз сүземне әйтәм. Нигә бу сүзне куптардым бүген. Бер компаниядә сөйләшеп утырган идек. Берсе әйтә: "Моя хата с краю. Я только о себе должна думать",- ди. Вот шул миңа җитә калды инде. Эчемдәге бөтен җеннәрем кузгалды???. Мондый кешеләр эгоист дип атала мы? Әллә мин дөрес түгел ме? #подискуссируем

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк