Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина санаторийда ял итә

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина күптән түгел үзенең инстаграм аккаунтында «Табигать кочагына качырга планлаштырам. Соңгы вакытта композиторлар җибәргән бик күп көйләр җыелды. Шуларны тынычлыкта тыңлап чыгарг...

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина күптән түгел үзенең инстаграм аккаунтында «Табигать кочагына качырга планлаштырам. Соңгы вакытта композиторлар җибәргән бик күп көйләр җыелды. Шуларны тынычлыкта тыңлап чыгарга исәп. Ничек уйлыйсыз кайсы якларга мин китәргә җыенам?», ‒ дип язган иде. Баксаң санаторийда ял итеп ята икән. Моңарчы санаторийларны бик өнәп бетермәгән ахрысы, «Санаторийларга карашым үзгәрде», ‒ дип язган ул. Ә хәзер аңа бик ошый, рәхәтләнеп, тынычлап шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итеп була чөнки. Кичләрен рәхәтләнеп берәр фильм карарга була, язылучыларыннан яхшы вариантлар тәкъдим итүләрен дә сораган ул.

Дилә Нигъмәтуллина көч җыеп кайтыр, безне алга таба матур җырлар белән сөендерер дип өметләнеп калабыз.

Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @dilyanig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк