Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина шәхси тормышы турындагы серне чиште

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның шәхси тормышы белән кызыксынмаган кеше юктыр. Социаль челтәрләрдә ире белән бергә күренми башлаганнан бирле барлык кешене дә төрле сораулар борчый, имеш-мимешләр йөри. Дилә...

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның шәхси тормышы белән кызыксынмаган кеше юктыр. Социаль челтәрләрдә ире белән бергә күренми башлаганнан бирле барлык кешене дә төрле сораулар борчый, имеш-мимешләр йөри. Дилә үзе бу хакта берни дә әйтми, бу тынлык кешеләрнең кызыксынуын тагы да арттыра.

Диләнең дә бит түземлегенең чикләре бар, шуңа да ул серләрне чишәргә ашыга. Үзенең инстаграмында ул «Хөрмәтле дуслар! Минем шәхси тормышым сезне бик кызыксындырганын мин күрәм, барлык комментарийларны укып барам, директтагы юлламаларны да калдырмыйм. Хәтта чын чынлап минем тормышыма битараф булмаган подписчикларым да бик күп икәнен беләм. Кайберләрегез Минем белән инстаграммда инде биик күп еллар . Мин вәгьдә итәм , кайчан да булса мин барысына ачыклык кертәм. Әмма соңрак... Әлегә әзер түгел... Мин сезне бик яратам һәм хөрмәт итәм! Хәерле төннәр!», дип яза.

Димәк, Диләнең шәхси тормышы белән кызыксынучылар, тиздән барлык сорауларына да җавап таба алачак.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хөрмәтле дуслар! Минем шәхси тормышым сезне бик кызыксындырганын мин күрәм , барлык комментарийларны укып барам, Директагы юлламаларны да калдырмыйм. Хәтта чын чынлап минем тормышыма битараф булмаган подписчикларым да бик күп икәнен беләм. Кайберләрегез Минем белән инстаграммда инде биик күп еллар . Мин вәгьдә итәм , кайчан да булса мин барысына ачыклык кертәм. Әмма соңрак ... Әлегә әзер түгел... Мин сезне бик яратам һәм хөрмәт итәм ! Хәерле төннәр! #минеминстадусларым? #инстадөнья #инстамир #дилянигматуллина #хәерлетөннәр

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк