Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина тамашачысының күңелен кайтарган

Артистларның пиар ясау өчен кызыклы, хәтта күпвакыт абсурдлы фотолар урнаштыруы инде күптән табигый күренешкә әверелсә дә, кайберәүләр мондый күренешләрне бер дә хупламый. ТМТВ каналының инстаграм акк...

Артистларның пиар ясау өчен кызыклы, хәтта күпвакыт абсурдлы фотолар урнаштыруы инде күптән табигый күренешкә әверелсә дә, кайберәүләр мондый күренешләрне бер дә хупламый. ТМТВ каналының инстаграм аккаунтында баручы «Мактау тактасы» тапшыруында җырчылар үзләренең фотолары астындагы комментарийларга карата фикерләрен әйтәләр.

Шулай Дилә Нигъмәтуллинага да 2017 елны урнаштырган фотосы аркасында шелтә белдергәннәр. Фотода җырчы шәрә тәнле Зөфәр Билалов янында басып тора. Бер карасаң, берни дә булмаган кебек. Шулай да, әлеге фотоны күреп берәүнең Дилә Нигъмәтуллинадан күңеле кайткан икән. Дилә бу хакта үз фикерен белдерде:

«Бу фотоны бары тик шаярыр өчен генә Зөфәр абый инициативасы белән урнаштырдык. Гел моңаеп утырып булмый бит инде, бераз шаярып алырга да кирәк. Шәхсән миндә әлеге фото уңай эмоцияләр генә барлыкка китерә. Дөресен әйткәндә, бераз бәхәсләшеп тә алдык. Зөфәр абый әлеге фотоны иң күп комметарий җыячак дип әйткән иде. Дөрестән дә, әлеге фото бик күп лайк һәм комментарий җыйды», – дип җырчы тамашачыларыннан гафу үтенде һәм әлеге фотоның бары тик шаяру булуына кабат басым ясады.

Фотоны сез дә карагыз. Ни диярсез?

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @dilyanig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк