Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллинадан «умопомрачительный кабак»

Көз көне кабак уңышы әйбәт була, ләкин аны ниләр генә эшләтеп бетерергә икән дип тә баш ватарга туры килә. Безгә ярдәмгә танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина килә, үзенең инстаграмында ул «умопомрачитель...

Көз көне кабак уңышы әйбәт була, ләкин аны ниләр генә эшләтеп бетерергә икән дип тә баш ватарга туры килә. Безгә ярдәмгә танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина килә, үзенең инстаграмында ул «умопомрачительный кабак» дигән рецепт тәкъдим итә.

Диләнең күзәтүләре нәтиҗәсендә, ул мондый фикергә килгән, аның язылучылары ашарга бик ярата икән. Шуңа да ул кабактан ризык тәкъдим итә. 

«Кабакны кисеп, аның төшләрен алабыз, шакмаклап турыйбыз. Тәменчә тоз, куркума дигән тәмләткеч салабыз, 2 кисәк сарымсакны угычтан уып, пешерә торган савытка тутырабыз. 2 кисәк сыер мае салып, 30-35 минутка духовкага куябыз. Өстен капламыйбыз. Ризыкны табынга бирер алдыннан кокос сөте салабыз. Бик тәмле була. Апам әйтмешли, телеңне йотарлык. Шунсын да әйтергә кирәк, бу ризык фигурага да зыян китерми», дип яза Дилә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Автор: Г.Шарапова

Фото: dilyanig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк